- җавап
- 1. Бирелгән сорау буенча нәр. б. аңлату, раслау яки кире кагу тәртибендә әйтелгән сүз. Дәрестә куелган сорау яки бирем буенча укучының укытучы һәм класс алдында сөйләве 2. Үзеңнең барлыгыңны, кайда булуыңны һ. б. белдерү өчен аваз салу, эндәшү 3. Башкалар сүзенә, әңгәмәдә каралган мәсьәләгә үзеңнең фикереңне, мөнәсәбәтеңне белдереп әйтелгән сүз. Шундый мәсьәләгә үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү, сиздерү тур. (сүзсез генә) 4. Нин. б. эшкә, хәрәкәткә яки таләпкә каршы буларак эшләнгән эш тур. Нин. б. эшкә, таләпкә торырлык, тиң булырлык итеп башкарылган эш 5. Хатка каршы язылган хат тур. Тапкыр сүзләр яки җыр әйтешү, ярышып капма-каршы җырлау тур. 6. Нин. б. таләп, сорау яки үтенечкә карата ризалык бирү-бирмәү, килешү яки килешмәү сүзе 7. Ризалашмау, карышу, каршы сүз әйтү; җаваплашу 8. Гаеп эш, җинаять өчен җәзага тартылу, хөкем алдына басу ул җавапта, суд алдында тора 9. Гаепләнүче һәм шаһитлардан сорау алу эше, допрос. Допрос вакытында сөйләгән сүз, күрсәтмә 10. Күңелне борчыган, уйланырга мәҗбүр иткән кайбер сорауларны ачыклау, чынбарлыктагы күренешләрне аңлау, төшенү 11. Математик мәсьәлә яки мисалның чишелеш нәтиҗәсе
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.